Дәүләт Думасы Россиянең матди булмаган этномәдәни байлыгын популярлаштыру турындагы законны икенче һәм өченче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: "Инициативалар мәдәни кыйммәтләргә һәм Россия этник җәмгыятьләренең үз мәдәни үзенчәлекләрен саклап калу һәм үстерүгә хокукларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Халкыбызның һәм илебезнең уникальлеге - Бөек милли күптөрлелектә һәм бердәмлектә, туган телгә, гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә карата яхшы мөнәсәбәттә, кече Ватаныбызның байлыгын һәм тарихын саклап калу омтылышында».
Закон этник җәмгыятьләрнең үз мәдәни-милли үзенчәлекләрен саклап калу хокукларын гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни байлыгын ачыклау, өйрәнү, куллану, актуальләштерү, саклау һәм популярлаштыру өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән.
Документ белән материаль булмаган этномәдәни байлык өлкәсендә төшенчәләр аппараты кертелә, федераль һәм региональ дәүләт хакимияте органнарының, шулай ук җирле үзидарәнең хокукларын һәм вәкаләтләрен билгели һәм Россиянең матди булмаган этномәдәни байлыгы объектларының Федераль дәүләт реестрындагы мәгълүмат системасын булдыру һәм алып баруның төп принципларын билгели. Мәгълүмати системаның операторы-мәдәният министрлыгы.