Район башлыгы шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә төзелеш объектларын йөреп чыкты

2022 елның 7 октябре, җомга

 

Кичә район башлыгы Радмир Беляев Менделеевск командасы белән бергә шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә төзелеш объектларын йөреп чыкты. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Нәтиҗәләр һәм йөкләмәләр турында кыскача.

Тойгуҗадагы башкарма комитеты һәм авыл кибете

Барлык эшләрне 2 атна дәвамында тәмамлау планлаштырыла. Тирә-юньдәге территорияләрне төзекләндерүгә җитди игътибар бирергә һәм клубка һәм кибеткә кадәр юлларны асфальтлау мөмкинлеген карарга, ә башка урамнарда вак таш түшәүне карарга кирәк.

Татар Әхтиялы  җирлегендә ФАП

Эшләр тулысынча төгәлләнде. Ай дәвамында ФАП эшләтеп җибәреләчәк. Подъезд юлын ремонтлауны йөкләделәр.

"Безнең ишегалды" программасы

Быел районда "Безнең ишегалды" программасы буенча 33 йорт ремонтланды. Эш нәтиҗәләре белән Тихоново һәм Ижевкада таныштылар. Юл эшләре башкарылган, хәзер уен кирәк-яраклары,, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыруны тәмамлыйлар. Ижевка буенча Советская урамындагы 22 нче йорт янында балалар мәйданчыгы урнаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Чаңгы базасы

Хәзер 40 м озынлыктагы юл һәм база алдындагы мәйданчык асфальтлана. Урман посадкасында чаңгыероллер спорты, скандинавия йөреше һәм җәяү йөрү өчен асфальт юллар салу планлаштырыла.
 

Тихие Горы

Быел зур күләмдә юл эшләре башкарылды. Богоявление гыйбадәтханәсе янында тукталышка асфальт җәелде.

Депутат Максим Семенов ярдәме белән чишмә, коену урыны һәм часовня төзекләндерелде.
Шулай ук биредә тирә-як территорияне төзекләндерергә, баскычларны ремонтларга һәм храмнан чишмәгә кадәр таш салырга тиешләр.

Бистәдә мәчет

Яңа "Хөсәен"мәчете янында юлларга асфальт җәю һәм парковка эшләре төгәлләнгән.

Төняк ур., 1 һәм 3 йортлар буенча фасадларны капиталь ремонтлау

Эшләр 90% ка тәмамланган. Фасадның төсен баш архитектор Илья Игин тәкъдим итте. 

Интернационалистлар Бульвары

Эшләр тәмамланды диярлек. Агачлар һәм куаклар утыртылды, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырып бетерелде.

Шулай ук ике учреждениедә: өченче мәктәптә һәм туган якны өйрәнү музеенда капиталь ремонт барышы белән таныштылар. Берничә йөкләмә бирелде.

Райондагы барлык төзелеш эшләренең сыйфаты Радмир Илдар улының шәхси контроле астында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International