7 октябрьдә Камай авылы китапханәсендә Мәүлид аена багышланган кичә үтте.
Кичәгә өлкән яшьтәге апалар җыелды. Китапханәче Г.Галимуллина Мәүлид бәйрәменең асылын, мәгънәсен аңлатып бәйрәм белән котлады. Римма апа Юзикиева Пәйгамбәребезнең тормыш юлы хакында сөйләде, абыстаебыз Гөлфия апа Юзикиева тарафыннан әйтелгән салаватлар бер кешене дә битараф калдырмады. Чарада катнашучыларга дини китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)