Тыл хезмәтчәне Гыймаҗетдинов Тимерхан Гыйләҗетдин улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 8 гыйнвары, якшәмбе

Юбилярны котлау миссиясе белән социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаров, ветераннар Советы рәисе Лариса Кривилева, ТИҮ рәисе Екатерина Кузнецова килде.

Гыймаҗетдинов Тимерхан Гыйләҗетдинов улы 1928 елның 7 гыйнваренда күп балалы гаиләдә Абалач авылында туган. 

Бөек Ватан сугышы башлану белән колхозда эшли башлый (13 яшьтән). 1952 елда ДОСАФ линиясе буенча Бондюг бистәсендә тракторчылар курсларына укырга керә. Курсларны тәмамлаганнан соң тракторчы таныклыгы ала һәм 1956 елга кадәр районның авыл хуҗалыгында эшли. Шул ук елны Алабуга шәһәренең  Прикамнефть НГТИда үз һөнәре буенча урнаша. 

Гаилә шартларына бәйле рәвештә 1969 елда Л.Я.Карпов исемендәге химия заводына эшкә урнаша, анда ул 10 ел гипосульфит цехында эшли. 1979 елда лаеклы ялга чыккан. Шул ук елны хатыны Мәрьям Фәрдетдинова, заводта 30 елдан артык эшләп, пенсиягә чыга.  

«1974 елгы социалистик ярыш җиңүчесе» билгесе, «Хезмәт ветераны» медале, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, Бөек Октябрь социалистик революциясенең 48 еллыгына багышланган мактау грамотасы тапшырылган. 

Тимерхан Гыйлаҗетдиновның улы, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Улы Әмирхан 12 елдан артык пенсиядә булса да, Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында эшләвен дәвам итә.

Хәзерге вакытта ветеранны улы Әмирхан белән килене Людмила, оныклары, оныкчыклары кадерләп карыйлар. Еш кына туганнары янына килә. Гыймаҗетдиновлар нәселе тулылануын дәвам итә. Раштуа алдыннан Тимерхан Гыйлаҗетдин улының тагын бер оныкчыгы туган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International