Эшләүче әниләр өчен берни дә үзгәрмәячәк - 1,5 елга кадәр бала карау буенча пособие элеккечә эш бирүче аша уртача хезмәт хакының 40% күләмендә түләнәчәк.
Эшләмәүче әниләр өчен (югары уку йортларында укучылардан кала):
2023 елның 1 гыйнварена кадәр туган балаларга ул элеккечә, керем һәм милек буенча бернинди таләпләрсез билгеләнә
01.01.2023 елның 1 гыйнвареннан һәм соңрак туган балаларга мохтаҗлыкны комплекслы бәяләүне һәм җан башына уртача керемне исәпләүне (бердәм пособиегә охшаш) кулланып билгеләнә
1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие күләме, ел саен индексация кулланып, фиксацияләнгән (2023 елда район коэффициентын исәпкә алмыйча 8591,47)
Бер үк вакытта бердәм пособие һәм бала карау буенча пособие алырга ярамый.
Югары уку йортларында укучылар, баланың туган көненә карамастан, элеккеге кагыйдәләр буенча 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие рәсмиләштерәләр