Республика маркетинг үзәгендә эшләү буенча стратегик сессия

2023 елның 17 марты, җомга

Кичә администрациядә «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында республика маркетинг үзәгендә эшләү буенча стратегик сессия узды.

Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының эшкуарлыкны  һәм конкуренцияне үстерү департаментының конкуренцияне үстерү бүлеге башлыгы Ильяс Галимов һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы буенча агентлык» АҖнең анализ һәм хисап бүлегенең 1А категорияле баш белгече Гөлназ Шәвәлиева районның бюджет заказ бирүчеләренә һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына  (шул исәптән үзмәшгульләргә) маркетинг үзәгенең мөмкинлекләре турында, сөйләделәр:  җирле тәэмин итүчеләрнең мәйданчыкларга чыгуын, продукцияне бушлай рекламалауны, муниципаль районның җитештерүен киңәйтүне, шулай ук сату базарын һәм кече һәм урта бизнеска һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү.

Шулай ук спикерлар “Биржа мәйданчыгы” сәүдә үзәгендә эшләүнең өстенлекләре һәм 2011 елның 18 июлендәге  223 номерлы ФЗ кысаларында сатып алулар барышындагы эш нюанслары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International