Эшлекле дүшәмбе

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Бүген район башлыгы Радмир Беляев рәислегендә традицион эшлекле дүшәмбе узды.

Башта Радмир Илдар улы узган атнадагы мөһим вакыйгалар турында сөйләде.

Көн тәртибенең төп мәсьәләләре: махсус хәрби операция зонасында якташларыбызга ярдәм итү: безнең сугышчылар ялга кайталар; стратегик проектларны гамәлгә ашыру барышы, мөһим район спорт һәм мәдәни вакыйгалар. Ул шулай ук агымдагы атнага планнары турында сөйләде.

Аннары районда язгы кыр эшләренә әзерлек турында Менделеевск муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы Фәрухшин Илнур Илдар улы сөйләде.

- Сөрүлекнең мәйданы 31 432 гектар тәшкил итә. Җитди әзерлек алып барыла. Авыл хуҗалыгы буенча Менделеевск 43 район арасында 19 нчы урында тора, - дип сөйләде Илнур Илдар улы.

Район башлыгы Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы буенча барлык күрсәткечләрне яхшырту һәм җирнең һәр кишәрлегеннән нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү мөһим.

«Менделеевские новости», «Менделеевск яналыклары» Татмедиа АҖ филиалының район басмаларына 2023 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башлануы турында «Менделеевск мәгълүмат үзәге»   «Татмедиа» ААҖ филиалы директоры Искәндәрова Джулия Анатольевна  сөйләде.

Киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы Радмир Беляев һәм район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева «Менделеевские новости» газетасына язылдылар һәм җирле җитештерүчеләрнең продукциясен бүләк итеп алдылар.

- Редакция бик актив. Редакциягә уңышлар һәм яңа кызыклы материаллар телим, - диде башлык.

Ахырда сүзне Менделеевск имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриевка бирделәр, ул Рамазан ае башлануы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International