Бердәм пособие буенча кайбер сораулар

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

​ 1 нче сорау. Бердәм пособие алу хокукын билгеләгәндә фатирны сатудан кергән сумманы гаилә кеременә ничек исәпкә алалар?

Җавап. Фатир сатудан кергән керем исәп-хисап чорында алынган айда исәпкә алына һәм әлеге чорда гаиләнең башка керемнәре белән суммалана, һәм алга таба 12 айга бүленә.

2 нче сорау. Әгәр тормыш иптәше чит ил гражданы, әмма Россиядә эшли икән, бердәм пособиегә ничек гариза бирергә?

Җавап. Әгәр пособие түләү өчен РФ гражданы булган һәм РФ территориясендә даими яшәүче баланың әнисе мөрәҗәгать итсә, гариза бирү тәртибе аерылмый.

Сорау 3. Әгәр дә яшәү урыны даими теркәлү урыныннан аерылып торса. Гариза бирүченең яшәү урыны буенча гариза бирергә хокукы бармы? Башка төбәктә яшәү факты нинди документлар белән раслана?

Җавап. Фактик яшәү урыны буенча даими яки вакытлыча теркәлмәгән очракта гына гариза бирергә мөмкин.

4 нче сорау. Бердәм пособие алучыларга түләү срогы тәмамлану турында хәбәрләр җибәреләчәкме? Әгәр, әйе икән, түләү срогы тәмамлану турында хәбәр ничек килә?

Җавап. Әйе, түләү срогы тәмамлануга бер ай кала гариза бирүченең шәхси кабинетына яңа гариза бирү кирәклеге турында белдерү җибәреләчәк (әгәр гариза элек Бердәм портал аша бирелгән булса).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International