Роспотребнадзор ата аналарга педикулезны профилактикалау чараларын искә төшерә

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2023 елның 7 аенда 302 педикулез очрагы теркәлгән, бу 2022 елның шул ук чорына караганда 14% ка кимрәк.Педикулез төрле яшьтәге  балалар арасында теркәлгән, максималь авыру 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларга туры килә, ягъни мәктәп укучыларына. Ата-аналарга уку елы алдыннан балаларын педикулезга карарга кирәк. Моннан тыш, мәктәпләрдә мондый тикшерүләр даими рәвештә медицина хезмәткәре тарафыннан үткәрелә, бигрәк тә каникуллардан соң.

Педикулез киң таралган паразитар авыру булып санала. Авыруны баш, касык бетләре тарата. Бу бөҗәкләр бер кешедән икенчесенә тиз күчә. Алар серкәләрен чәчләргә ябыштыра. Берникадәр вакыттан, серкә тулып, тагын бет барлыкка килә. Барлык бетләр дә кан белән туклана. Бер тәүлек ач торсалар, алар үлә. Шулай ук 20 градустан югарырак температурада да үрчүдән туктый. Авыруның билгесе – баш кычыта, чәч төбендә кавыкка охшаган аксыл серкәләр күренә. Кавыктан аермалы буларак, алар коелмый, чәчкә нык ябышкан була. Бет тешләгән урынны гел кашыганга, баш тиресе җәрәхәтләнергә, үлекләргә мөмкин.

Баксаң, чәчне никадәр чиста тотсаң да, гел юып йөрсәң дә, бетләр авыру кешедән иярергә мөмкин икән. Иң мөһиме – коллективта, сыйныфта, төркемдә бетле кеше барлыгы ачыкланса, аны тиз арада дәваларга кирәк. Бет кешегә күчкән генә чорда аны тиз бетерергә була, ә менә үрчесә, хәл катлаулана.

Бетләмәс өчен нәрсә эшләргә?

Чәчне көн саен тарарга, вакытында кисәргә, көн саен юынырга, урын-җирне ким дигәндә җиде-ун көн саен алыштырып торырга тырышыгыз. Һәр гаилә әгъзасының үз шәхси гигиена әйберләре булырга тиеш. Чит кешенең тарагын, киемен, урын-җир әйберләрен кулланмагыз. Башның чисталыгын, шулай ук балаларыгызны даими күзәтеп торыгыз.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International