Бүген Менделеевскида авыл районнарын саклау буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең территориаль бүлекчәләренең газ-төтен саклау звенолары арасында хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланган 45 республика ярышларының 2 этабын ачу булды.
Менә инде 45 ел рәттән янгынга каршы көрәшүчеләр чынбарлыкка мөмкин кадәр якынрак булган катлаулы шартларда эшләгәндә үзләренең һөнәри осталыгын күрсәтәләр. Әлеге ярышларны хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышлау яхшы гореф-гадәткә әверелде. Чөнки нәкъ менә газ-төтен саклаучылар-үзенчәлекле "махсус янгын сүндерүчеләр" - янгын вакытында ут һәм төтен тәмугында эшлиләр, кеше гомерләрен саклап калалар, кайвакыт үз тормышларын куркыныч астына куялар.
Ярышлар 86 янгын-коткару часте базасында уза һәм 2 көн дәвам итәчәк.
Ярышларда янгын-коткару бүлекләреннән 37 команда катнаша. Бу 200гә якын янгын сүндерүче.
Катнашучыларны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе янгын сүндерү хезмәте башлыгы эчке хезмәт полковнигы Руслан Сәлимуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров сәламләделәр, барлык командаларга да уңышлар теләделәр.
Хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Аннары Менделеевск командасының күрсәткеч чыгышы узды.