Россиянең атказанган артисты, Чечен Республикасының халык артисты Ольга Кабо «Пастернак укулары» фестивале ачылу көнендә чыгыш ясаячак

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Россиянең театр һәм кино актрисасы Борис Пастернакның һәм аңа охшашлы шигырьләрне Казан камера оркестры La Primavera аккомпанементы астында укыячак. Концерт программасы «Атмосфера» гөмбәзендә узачак, барлык теләүчеләр өчен керү ирекле булачак.

Моннан тыш, Ольга Кабо ачык дискуссиядә катнашачак, кунаклар кече шәһәрләрнең мәдәни үзенчәлеге һәм алар өчен истәлекле фигураларның ничек җәлеп итү үзәгенә әверелү мөмкинлеге турында фикер алышачак.

Фестиваль ачылышы алдыннан челлендж уздырыла, анда теләгән һәркем катнаша ала, шигырь уку белән видео яздыра. Челленджда ике йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында Константин Хабенский, Валерий Афанасьев, Нина Есина кебек танылган актерлар, халыкара экспертлар, Татарстан рәсмиләре, Татарстан мәктәпләре укучылары, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, республика театрлары артистлары, шагыйрьләр, спортчылар бар. Челлендж берләштерүче шигъри дулкынга әверелә. Россиянең атказанган артисты Ольга Кабо челлендж өчен Борис Пастернакның «Кышкы төн»шигырен укыды.

Челленджның барлык видеолары «Пастернак укулары»фестивалендә күрсәтеләчәк.

Фестиваль ЮНЕСКО эгидасы астында «Аммоний»химия комплексы ярдәме белән үткәрелә. "Пастернаков укулары" Менделеевскида 16, 17 сентябрьдә узачак. Быелгы Фестиваль беренче тапкыр Халыкара фестиваль статусын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International