Балаларны тәрбиягә алган гаиләләр Россия Социаль фонды бүлегеннән бер тапкыр бирелә торган түләү ала.
Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү очрагында бер тапкыр бирелә торган пособие - балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналары хокуклы булган бер тапкыр бирелә торган ярдәм чарасы.
Шул ук вакытта алар РФ гражданнары булырга һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәргә тиеш. Акча бер тапкыр булганга, ул теркәлгән күләмдә бирелә.
Әгәр дә гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алган икән, пособие аларның һәрберсенә тиеш.
Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен Россия Социаль фонды яки күрфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карарының күчермәсе таләп ителәчәк, башка документлары ведомствоара хезмәттәшлек буенча мөстәкыйль сораячаклар.
Шулай ук гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин (бу очракта уллыкка алу турындагы суд карарының нотариаль таныкланган күчермәсе җибәрелә).