Хәзер бу мәгълүматны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) өзек составында фатир буенча күршеләр, төзүчеләр һәм өлешле төзелештә катнашучылар алырга хокуклы.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 мартыннан хокук иясенең ризалыгыннан башка бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан шәхси мәгълүматларны (ФИА һәм туу датасы) алу мөмкин булмады. Әлеге чара күчемсез милек базарында килешү уздырганда җаваплылыкны арттыруга һәм алдау очракларын минимальләштерүгә юнәлдерелгән иде.
Вәкаләтле органнарның, шулай ук кайбер шәхси затларның (мәсәлән, ир яки хатын) закон белән турыдан-туры каралган очраклар гына искәрмәләр тәшкил иткән.
Моннан тыш, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан шәхси мәгълүматларны хокук иясенең ризалыгыннан башка тапшыруны тыю базарның намуссыз катнашучыларын бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан белешмәләрне сатып алу һәм игезәк сайтлар төзү мөмкинлегеннән мәхрүм итте.
Әмма, Росреестрда һәм Татарстан Роскадастрында сөйләүләренчә, күчемсез милек базарының профессиональ катнашучыларыннан шәхси мәгълүматлар ябылганнан соң, даими рәвештә түбәндәге сораулар килә башлады:
"Бездә, мәсәлән, фатир, тулай торак яки коммуналь фатирны сатучы гражданнарга нишләргә дип сорадылар, закон буенча алар күршеләренә планлаштырылган сату турында хәбәр итәргә тиеш бит?
Шуңа күрә Росреестр закон чыгару инициативасы белән чыкты, "Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында" канунына бердәм дәүләт күчемсез милек реестры составында күчемсез милек хуҗалары турында шәхси мәгълүматлар алу хокукына ия затлар даирәсен киңәйтә торган нигезләмәләр кертелде, - дип шәрехли Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.