Чаралар "Игътибар балалар!" операциясе кысаларында уза.
Яңа уку елы башлану белән Менделеевск районының «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәгариф оешмаларына йөриләр, анда педагоглар белән бергәләп балалар һәм яшүсмерләргә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында әңгәмәләр үткәрәләр.
Бүген 1нче гомуми белем бирү учреждениясенең беренче сыйныф укучылары белән очрашу узды. Юл хәрәкәтенең яшь катнашучыларына юлны куркынычсыз кичү, светофор сигналлары, велосипедта, самокатта йөрү кагыйдәләрен, нинди юл билгеләре булуы һәм алар нәрсә аңлатуы турында искә төшерделәр.
Ахырда укучылар юл хәрәкәтендә үрнәкле катнашучылар булырга һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә иттеләр.