Менделеевск районы җитәкчелеге вәкилләре, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә, ял вакытында өйләренә кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очраштылар.
Очрашу ЗАГС бүлегендә чәй өстәле артынды узды.
Муниципалитет башлыгы урынбасары сугышчыларга батырлыклары, ныклыклары һәм ватанпәрвәрлекләре өчен рәхмәт белдерде: «Бүген сез Ватаныбызны саклауда торуыгыз өчен рәхмәт. Барыгызны да өйдә көтәбез. Исән сау һәм сәламәт кайтыгыз". Шулай ук ул район җитәкчелеге белән һәрвакыт элемтәдә булган сугышчыларның хатыннарына һәм туганнарына рәхмәт белдерде.
Махсус операциядә катнашучыларга шәһәр үсеше, күрсәтелгән ярдәм чаралары турында сөйләделәр, өстәмә чаралар турында фикер алыштылар. Очрашуда хезмәт турында да, шәхси мәсьәләләр турында да сөйләштеләр. Барлык үтенечләр дә контрольгә алынды.
Районның хәрби комиссары Сергей Залуженко югалтылган хәрби билетны торгызу һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын алу процедурасы турында сөйләде.
Шулай ук махсус хәрби операция контекстында алдау темасына да тукталдылар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлек башлыгы Роман Водников алдау очраклары турында сөйләде, нинди дә булса сораулар килеп чыкканда ярдәм итәргә тәкъдим итте.
Хәрбиләр сугыш көннәре турында сөйләделәр, шулай ук ярдәм күрсәткән һәм ярдәм җибәрүдә катнашкан барлык битараф булмаган менделеевлыларга рәхмәт белдерделәр.
Мондый очрашулар ялга килгән һәр мобилизацияләнгән төркем белән уза. Бу очрашу 12 нчесе булды.