Мобилизацияләнгән хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары: тәэмин итү үзенчәлекләре

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Мобилизация буенча хәрби хезмәтне тәмамлаган гражданнарга кайтканнан соң өч көн эчендә эш бирүче белән хезмәт килешүен яңартырга кирәк

2022 елның октябрендә РФ Хезмәт кодексында үзгәрешләр үз көченә керде, алар мобилизацияләнгән гражданнар, ирекле хезмәткәрләр һәм контрактчылар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү үзенчәлекләрен билгеләде. Яңа кагыйдәләр буенча:
Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итү чорында аларның эш урыны саклана, әмма хезмәт килешүе (шулай итеп, якларның бурычлары да) вакытлыча туктатыла;
хезмәткәр хезмәттә булганда, эш бирүче аңа вакытлыча урынбасар табарга һәм аның белән килешү төзергә хокуклы;
эш бирүчеләр мобилизацияләнгәннәр белән килешүне берьяклы рәвештә өзәргә хокуклы түгел, бу оешма юкка чыгарылган, ШЭ ябылган яки  хезмәт килешүенең гамәлдә булган вакыты чыккан очракта гына мөмкин.
"Килешү граждан эшкә кайткан көнне дәвам итә, бу хакта ул җитәкчелеккә өч эш көнендә хәбәр итәргә тиеш. Бу мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча иминият тәэмин ителешен алу өчен дә кирәк, мәсәлән, хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр өчен», - дип билгеләп үтте Россия Социаль  фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.
Әгәр вакытлыча эшкә яраксызлык башланганда кеше эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрен яңартмаса, аның электрон эшкә яраксызлык кәгазе түләнмәячәк, чөнки ул иминият тәэмин ителешен алу хокукын югалтачак.
Сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт ТР Социаль фонды бүлекчәсенең контакт-үзәгенә 8-800-1-00000-1 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз (шалтырату бушлай).


ТР буенча РСФ бүлекчәсенең Контакт-үзәге 8-800-1-00000-1
Интернет-ресурслар sfr.gov.ru
www.vk.com/sfr_rt,
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
https://t.me/PFRTATARbot

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International