Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларга Россия сәнәгатенә дәүләт ярдәме чаралары кысаларында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация («Корпорация «МСП» АҖ) тәкъдим иткән продукцияне алга этәрүнең яки кирәкле товарларны эзләүнең яңа инструментлары белән танышырга тәкъдим итә.
Кече һәм урта эшмәкәрлекнең цифрлы платформасындагы «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисы Россия һәм чит илләрдән килгән үзебезнең җитештерүчеләрне һәм заказчыларны берләштерә.
Сервис берничә модульдән тора, шуларның 2 се тәэмин итүчеләрне табарга ярдәм итә, ә 2 - яңа сатып алучыларны.
Сервис кулланучылары потенциаль тәэмин итүчеләрне 2 реестрда эзләтергә мөмкин:
1. «Сәнәгать компанияләре реестрында» азык-төлек булмаган товарларны һәм сәнәгать продукциясен җитештерүчеләр турында расланган тәҗрибә белән белешмәләр бар. Бу бөтен Россиядән кече һәм урта эшмәкәрлек сегментын тәэмин итүчеләрнең ачык базасы. 24 000нән артык предприятие реестрда тора һәм заказ бирүчеләрдән сораулар өчен ачык.
Әгәр дә предприятие кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карый икән, сез, Дәүләт хезмәтләре ярдәмендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең Цифрлы платформасында үз компаниягез һәм продукциягез турында мәгълүматны сәнәгать компанияләре реестрында урнаштыра аласыз.
2. «Азык-төлек белән тәэмин итүчеләр реестрында» тикшерелгән азык-төлек белән тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр турында мәгълүмат тупланган.
Һәр компания турында мәгълүмат реестрда карточка рәвешендә тәкъдим ителә, ул компаниянең атамалары һәм реквизитларыннан тыш, эшчәнлек төрләре, ОКПД2 кодлары һәм җитештерелгән продукциянең атамалары турында мәгълүматлар, шулай ук җитештерү турында өстәмә мәгълүматлар һәм контакт мәгълүматларын үз эченә ала. Үз компаниясе турында мәгълүматны реестрга урнаштырып, компания эре заказчылар күз алдында кала. Шулай ук эшмәкәр монда үз ихтыяҗлары өчен дә тәэмин итүчеләр таба алачак.
Татарстан Республикасы территориясендә эшкуарлыкка ярдәм итүнең башка сервислары һәм чаралары турында мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясендә +7(843)524-90-90 телефоны буенча, шулай ук шәхсән Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, «Минем бизнес» үзәге, 1 кат адресы буенча алырга мөмкин.