8 сентябрьдән пассажирларга уңайлы булсын өчен Түбән Кама – Ижау юнәлеше буенча 6757/6758 номерлы шәһәр яны поезды өчен Яр Чаллы станциясендә туктап тору вакыты арттырылды.
Түбән Кама станциясеннән поезд 16.36 сәгатьтә китәчәк һәм Яр Чаллы станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча барачак. Яр Чаллыда тукталыш 17.37 – 17.42. Аннан соң поезд кабат гамәлдәге расписание буенча бара. Ижау станциясенә җирле вакыт буенча 22.28 сәгатьтә килә.
Барлык маршрутлар буенча да тулы мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 (тәүлек әйләнәсе) телефоны буенча;
сайтта https://sodruzhestvoppk.ru;
"РТЮ пассажирларга" мобиль кушымтада алырга мөмкин.