Күп балалы аналар вакытыннан алда пенсиягә чыга

2023 елның 8 сентябре, җомга

Ана һәм балаларга ярдәм итү-Россия Социаль фонды эшенең төп юнәлешләренең берсе. Балалар тәрбияләүче хатын-кызлар өчен төрле пособиеләр һәм пенсия ташламалары каралган. Күп балалы әниләр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала. Менделеевск районында 2022-2023 елларда бу хокуктан 21 хатын-кыз файдаланган.

Аларның күбесе биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли. Алар 50 яшьтән үк вакытыннан алда пенсия алырга хокуклы. Пенсия яшеннән алдарак лаеклы ялга дүрт һәм өч бала тәрбияләгән хатын-кызлар да чыга ала.

Әгәр хатын - кызның өч баласы булса, аңа пенсияне 57 яшьтә билгелиләр - гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән өч елга иртәрәк. Дүрт балалы әниләр пенсиягә дүрт ел иртәрәк - 56 яшьтә чыга алачак.

Пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукын алу өчен билгеле бер яшькә җитүдән тыш берничә шарт үтәлергә тиеш:

- 8 яшькә кадәр балалар тәрбияләү;

- ким дигәндә 15 ел иминият стажы булу (инвалид балаларның аталары өчен-ким дигәндә 20 ел);

- пенсия коэффициентларының билгеле бер саны булуы (2023 елда 25,8 дән ким түгел).

Картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясенә шулай ук уллыкка алынган балаларны тәрбияләүче әниләр дә хокуклы. Әгәр хатын-кыз ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булса, ул пенсиягә бары тик гомуми нигездә генә чыга ала.

Өстәвенә, 2023 елда пенсия 1967 елда туган, дүрт бала тапкан хатын-кызларга, шулай ук 1966 елда туган, өч бала тапкан хатын-кызларга билгеләнә ала.

Вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы яки Россия Социаль фонды бүлекчәсенең клиент хезмәтләре аша бирергә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International