Әйтегез әле, пенсия билгеләгәндә Казахстанда эшләгән стаж исәпкә алынырмы? Без хатыным белән анда 1982 елдан 2001 елга кадәр 19 ел эшләдек.
Пенсия тәэмин итү өлкәсендә гамәлдәге халыкара килешүләргә ярашлы рәвештә, башка дәүләттә формалаштырылган хезмәт стажы чоры эш фактлары турында раслаучы мәгълүматлар булганда исәпкә алына.
Сезгә пенсия яшенә җиткәнче 24 календарь ай алдан пенсия билгеләү буенча алдан эш башкару өчен социаль фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
Белгечләр Сезнең стажыгызны, пенсия коэффициентыгызны тикшерәчәк, шулай ук югалган документларны торгызуда ярдәм итә ала.