Пенсия алды яшендәге гражданнарга социаль ярдәмнең кайбер ташламалары һәм чаралары мөмкин. Әмма алар билгеле бер яшькә җиткәч автомат рәвештә бирелми. Алардан файдалану өчен, тиешле статусны документлар тапшырып расларга кирәк.
Алар җиргә һәм мөлкәткә салымны законлы нигезләрдә түләмәскә хокуклы. Эшсезлек буенча пособие бер елга кадәр ала алалар. Шулай ук бу категория гражданнарга "Демография" илкүләм проекты кысаларында диспансерлаштыру узу өчен елына ике түләүле ял бирелә,
Пенсия алды яшендә эшсез калган гражданнар, эшкә урнашу мөмкинлеге булмаганда, 2 елга алданрак лаеклы ялга китәргә мөмкин. Әмма кеше эштән кыскартылган яки предприятие бетерелгән очракта.
Пенсионер статусын мөстәкыйль рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәктә рәсмиләштерергә мөмкин.