Социаль фондта гариза бирмичә

2023 елның 8 сентябре, җомга

Гражданнар уңайлы һәм заманча форматта социаль фондның якынча 16 дәүләт хезмәтен ала.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсе гражданнарга автомат рәвештә алты төр пенсия, СНИЛС, ана капиталы, хастаханәләр, ана булу буенча пособиеләр һәм башка ярдәм чаралары рәсмиләштерә.

Гариза бирмичә дигән режим билгеле бер тормыш вәзгыяте килеп чыкканда ведомство кешегә барлык кирәкле ярдәм чараларын үзе рәсмиләштерә дигәнне аңлата. Гражданга клиент хезмәтенә бару, документлар бирү яки гариза бирү өчен вакыт сарыф итәргә кирәкми.

Менделеевск районындагы Россия Социаль фонды бүлекчәсенеж клиентлар хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова ЗАГС органнарыннан бала тууы турында мәгълүмат алганда,Россия Социаль фонды яңа туган балага СНИЛС рәсмиләштерә һәм әнинең шәхси кабинетына ана капиталына сертификатның электрон номерын җибәрә. Инвалидлык билгеләгәндә дә түләүләр комплексы билгеләнә. Инвалидларның Федераль реестрына кертелгән мәгълүмат нигезендә бүлек актив режимда гражданга инвалидлык буенча пенсия һәм айлык акчалата түләү билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International