Сталинградлылар ай саен 500 сум ала башлый

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Шәһәр камалышын кичергән Сталинград халкына өстәмә түләүне августтан ук түли башлыйлар.

Президент Владимир Путин 3 августта бу өстәмә акчалата түләүне кертү турында Указга кул куйды.

Акча алучыларның счетларына кредит учреждениеләре аша, шулай ук почта элемтәсе бүлекчәләре аша күчерелә.

Бу категориягә 1942 елның 23 августынан 1943 елның 2 февраленә кадәр Сталинград сугышы вакытында Сталинград шәһәре территориясендә булган Россия Федерациясе гражданнары керә. Бу кешеләргә "Камалышта булган Сталинградта яшәүче" билгесе биреләчәк. Түләү автомат рәвештә, гариза бирергә кирәкми.

Исегезгә төшерәбез, шулай ук Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан "Ленинградны саклаган өчен" медале яки "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнгән гражданнарга 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International