Кичә администрациядә район башлыгы Радмир Беляев рәислегендә ТР Менделеевск муниципаль районы Советының 34 утырышы һәм ТР Менделеевск муниципаль районы Менделеевск шәһәр Советының 25 утырышы узды.
Утырышка суд рәисе, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы, Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппараты җитәкчеләре һәм белгечләре, предприятие, учреждение, оешма, ТОС җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының 2017 елның 8 августындагы 106 номерлы карары белән расланган Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
2. «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлегендә җылылык белән тәэмин итү объектларын төзү, реконструкцияләү һәм (яки) модернизацияләү буенча бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешманың йөкләмәләрен үтәвен муниципаль контрольдә тоту турында Нигезләмәне раслау хакында.
3. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү проектын раслау турында.
4. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы «Турай авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында»
5. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы "Камай авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проектын раслау турында
Шәһәр Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Менделеевск шәһәр Советының 2019 елның 5 июнендәге 78 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында
2.Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Менделеевск шәһәре территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.