"Балалар юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау"

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

«Менделеев токымнары " 3 нче химия-технология лицеенда гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы үткәрелде. Балалар юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау максатларында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге баәлыгы Мәликә Халикулова чыгыш ясады. Ул балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү кирәклеге, шулай ук балаларда юл шартларына   психологик саклану реакциясе булмау, өч төркемгә бүлеп була торган транспорт җәрәхәтләренең сәбәпләре турында сөйләде: балаларның үз-үзләрен дөрес тотмавы; транспорт йөртүчеләрнең гаебе; балаларны озатучы олыларның гаебе.

Шулай ук әти-әниләргә балаларның юл законнарын өйрәнгәндә, гаилә әгъзаларыннан һәм башка өлкәннәрдән үрнәк алуларын искәртте. Шуңа күрә бала белән юлларда куркыныч хәлләр тудырмас өчен, ул юлны күзәтә белергә, юл хәлен дөрес бәяләргә йөрәнергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International