РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында эшлекле очрашу үткәрде.
"Чара барышында Россия эшмәкәрлеген үстерү һәм аңа ярдәм итү өлкәсендәге вәзгыять турында доклад әзерләү буенча федераль дәрәҗәдә башкарылган эшнең агымдагы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Очрашу йомгаклары буенча «Опора России» һәм ТР Сәүдә – сәнәгать палатасы коллегалары тәкъдимнәр әзерләячәк, аларны мин хөкүмәт, эшлекле берләшмәләр һәм төбәкләр белән кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен кабул ителә торган карарларны законнар белән тәэмин итү өлешендә алга таба эшләү өчен куллана алачакмын», - дип шәрехләде Когогина.