Татарстанда татар телендә элмә такталарда һәм мәгълүмат такталарында хаталарны ачыклау конкурсы дәвам итә.
Конкурс 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. «Халык контроле» мобиль кушымтасында яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә катнашырга мөмкин. Гариза бирү өчен «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга, фото яки видеоны беркетергә, контакт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк.
Конкурска исемнәрдәге һәм язулардагы хаталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталар турында мәгълүмат кабул ителә.
Конкурс җиңүчеләре берничә номинациядә билгеләнәчәк, бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында узачак.