РФ Дәүләт Думасында сигезенче чакырылышның бишенче сессиясе ачылды

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «Дәүләт Думасының көзге сессиясенең беренче утырышы узды. Бүгенге көндә Дәүләт Думасының закон чыгару портфелендә 1013 закон проекты бар, җәй дәвамында гына да 105 инициатива кертелгән. Безнең эшнең өстенлекләре- махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, Россия Президенты йөкләмәләрен тормышка ашыру, якындагы өч елга федераль бюджет проектын кабул итү, ул дәүләтнең гражданнар алдындагы барлык йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итәчәк.

Якын араларда эш планлаштырылган төп закон проектлары арасында, ата-аналар эшкә вакытыннан алда чыкканнан соң 1,5 елга кадәр баланы тәрбияләү буенча пособиене саклап калу турындагы инициативалар, инвалидларны комплекслы тернәкләндерү, ана капиталы акчасын торак йортны төзекләндерүгә җибәрү мөмкинлеге, икътисади җинаятьләрне декриминализацияләү, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм башкаларны эшкә урнаштыручыларга социаль предприятие статусын бирү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International