2023 елда Татарстанның 27 меңнән артык медицина хезмәткәре махсус социаль түләүләр алды

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

2023 елның 1 гыйнварыннан медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен дәүләт ярдәменең яңа чарасы гамәлдә. Айлык түләү сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре, шулай ук станцияләрдә һәм ашыгыч ярдәм бүлекчәләрендә эшләүче табибларга бирелә. Медицина оешмасы дәүләт яки муниципаль сәламәтлек саклау системасына керергә һәм мәҗбүри медицина иминияте база яки территориаль программаларында катнашырга тиеш.

Түләү күләме медицина хезмәткәрләренең категориясенә һәм медицина оешмасы төренә бәйле рәвештә 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Табиблар түләүне гариза бирмичә дә ала, акча алу өчен аларга бернәрсә дә эшләргә кирәкми. Медицина оешмалары ай саен Татарстан Социаль фонды бүлегенә электрон реестрлар тәкъдим итә. Аларда махсус түләү хокукы булган хезмәткәрләр турында мәгълүмат, билгеләнгән түләүләр суммасы һәм алар буенча исәпләнгән мәгълүматлар бар. Фонд әлеге реестрлар нигезендә табибларга 7 эш көне дәвамында банк счетына яки МИР картасына акча күчерә. Россия Социаль фонды хисап реквизитларын шулай ук медицина учреждениеләреннән ала.

Ел башыннан Татарстанда 27 мең медицина хезмәткәре түләүләр алды, аларның гомуми суммасы 1 280 млн.сумнан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International