Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы хәбәр иткәнчә, 2023 елның 28 сентябреннән 2023 елның 21 октябренә кадәр 10:52дән 12:42гә кадәр вакыт аралыгында Татарстан Республикасы территориясендә цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре эшенең кыска вакытлы начарлануы ихтимал. Күпчелек цифрлы эфир телевиденеисен кулланучылары сурәттә үзгәрешләрне күрмәячәк. Кайбер очракларда рәсемнең кыска вакытлы «тукталуы» һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулары сигналының берничә секундтан 5 минутка кадәрге интервалда тулысынча югалуы мөмкин.