"Сыналган бизнес" интернет-порталы

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга территориаль бүлеге хәбәр итә: эшмәкәрлек  җәмәгатьчелегенә законнарның гамәлдәге таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатларында  2017 елда Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы прокуратурасы инициативасы белән төзелгән «Сыналган бизнес» интернет-порталы эшли (provbiz.ru).

 provbiz.ru сайтында эшмәкәрләр өчен файдалы белем базасы тупланган: якынча 1350 бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары, контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек барышында эшмәкәрләрдә барлыкка килгән тормыш ситуацияләре буенча 1300дән артык сорау-җавап. 
Шулай ук порталда интерактив сервис «Кире элемтә модуле» эшли, ул үткәрелгән тикшерүләр һәм профилактик чаралар нәтиҗәләре буенча бизнестан кире элемтә алу өчен кыска анкета булып тора. Сораштыру белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://provbiz.ru/interview.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International