Айлык акчалата түләүләр

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Менделеевск районында 2,5 меңнән артык кеше социаль түләүләр ала

Айлык акчалата түләүләрне ветераннар, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, инвалидлар, инвалид балалар һәм радиациягә дучар булган кешеләр ала.

Инвалидлар өчен мондый түләүләр инвалидлык танылганнан  гариза бирмичә билгеләнә, чөнки социаль фондка мәгълүмат электрон форматта медицина-социаль экспертизадан килә.

Социаль фондның клиентлар хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, әгәр кеше берничә нигез буенча пособие алырга хокуклы булса, ул акчаларны аларның берсе буенча гына ала, шул ук вакытта түләүнең зуррак күләме билгеләнә. Әгәр дә пенсионер төбәктә яшәүче булса, ул акчаны пенсия белән бергә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International