12 нче «Крепыш» балалар бакчасының өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр педагоглар белән берлектә автошәһәрчеккә барып, беренче танышу дәресен үткәрделәр. Башта балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр, инструктаж үткәрделәр. Аннары балалар җәяүлеләр һәм машина йөртүче ролен үз өсләренә ала алдылар.
Әлеге мәйданчык балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү өчен билгеләнгән. Анда юл билгеләре һәм светофорлар урнаштырылган, тамгалар ярдәмендә транспорт юллары системасы модельләштерелгән.