Хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособиене әнисе, опекун яки бала турында кайгыртучы туганы, мәсәлән, әби яки бабай ала ала. Хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие хәрби белем бирү оешмалары курсантларының хатыннарына да түләнә, әмма әтисе беренче курста укыганда гына.

Хәрби хезмәткәрнең баласына пособие туган көннән билгеләнә

Пособие балага өч яшь тулганчы, әмма әтисе хәрби хезмәткә чакырылганда гына түләнә. Ул билгеләнгән күләмдә бирелә һәм башка төр пособиеләргә хокук булуга карамастан түләнә. Түләү күләме һәр балага айга 20 212 сумга тигез.

Пособиегә гаризаны "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинет аша, шулай ук Россия Социаль  фондының клиентлар хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин.

Хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие билгеләү турында карар гариза бирелгән көннән алып 10 эш көне эчендә чыгарыла. Гариза буенча карар кабул итү вакыты, әгәр Фондның төбәк бүлегенә оешмалардан мәгълүмат яки гариза бирүчедән түләү хокукын раслаучы документлар килмәсә, 20 эш көненә кадәр озайтыла. Акча уңай карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International