2023 елда кем вакытыннан алда пенсиягә чыга ала?

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Зур эш стажы булган кешеләр картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләргә һәм лаеклы ялга ике елга иртәрәк чыгарга хокуклы.

Моның өчен ир – атларга ким дигәндә 42 ел, ә хатын-кызларга ким дигәндә 37 ел эшләргә кирәк.

"Зур стаж белән вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен рәсми эш, вакытлыча эшкә сәләтсезлек чоры, шулай ук армиядә чакырылыш буенча хезмәт итү исәпкә алына. Хәрби хезмәтне үтү чорында махсус хәрби операциядә яки ирекле формированиедә катнашу икеләтә күләмдә иминият стажына исәпләнә", - дип сөйләделәр Менделеевск районындагы социаль фондның клиент хезмәтендә.

Әмма стажга бала карау буенча ял, өлкәннәрне яки инвалидларны карау, эшсезлек буенча пособие алу чоры кермәячәк. Бу искәрмә вакытыннан алда пенсия алу хокукына кагыла.

Сүз уңаеннан, 2023 елның 8 аенда районның 15 кешесе пенсиягә чыгу мөмкинлегеннән вакытыннан алда файдаланган. Шуларның 6сы хатын-кызлар һәм 9ы ир-атлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International