Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты эш бирүчеләргә ярдәм итү турында закон проектын кабул итәргә тәкъдим итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Безнең комитет утырышында без коллегаларым - сенаторлар Андрей Турчак һәм Андрей Кутепов белән эш бирүчеләргә ярдәм итү турындагы закон проектын карадык һәм кабул иттек. Мондый кече бизнес социаль эшмәкәрлек статусын ала алачак.
Демобилизацияләнгән сугышчыларны, шул исәптән ирекле хезмәткәрләрне һәм махсус операция бурычларын үтәүче граждан белгечләрен эш белән тәэмин итүче эш бирүчеләргә дәүләт ташламаларының төрле төрләре, шул исәптән грантлар, ташламалы шартларда күчемсез милекне арендалау, мәгълүмати ярдәм, яңа партнерлар эзләүдә ярдәм күрсәтеләчәк.
Гамәлдәге законнарга ярашлы социаль субъектларга кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары керә:
- аларның яртысыннан ким булмаган штаты социаль яктан ярдәмгә мохтаҗ категорияле гражданнардан (инвалидлар, пенсионерлар, түбән керемле кешеләр һ. б.) тора
- алар хезмәт хакына барлык хезмәт хакы фондының ким дигәндә 25% сарыф итә.