Картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы һәм 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалары яки уку йортының көндезге бүлегендә белем алучы студент балалары карамагында булган пенсионер-ата-аналарның иминият пенсиясенә беркетелгән түләүнең арттырылган күләмен алу хокукы бар.
Пенсионер югары түләүне ала ала торган карамагындагылар санына бары тик якын туганнары гына карый: балалары, шулай ук абыйлары, апалары һәм оныклары, аларның хезмәткә сәләтле ата-аналары булмаган очракта.
Пенсионер һәр бала өчен түләү ала, әмма өч кешедән артык түгел.
Арттыру күләме иминият пенсиясе составында булган беркетелгән түләү күләменең өчтән бер өлешен тәшкил итә. 2023 елда эшләмәүче пенсионерлар өчен түләү күләме 7 567 сум тәшкил итә. Бер тәрбияләнүчегә өстәмә 2 522 сум, икесенә 5 045 сум, өч һәм аннан да күбрәккә 7 567 сум.
"18 яшькә кадәрге балигъ булмаган баланың пенсионер ата - анасы карамагында булуы дәлилләр таләп итми. Ләкин балага 18 яшь тулган һәм ул укуын дәвам итсә, пенсиягә өстәмә алу өчен баланың ата - ана карамагында булу фактын билгеләргә, шулай ук ул укыган белем бирү учреждениесеннән белешмә бирергә кирәк", - дип төгәлләделәр социаль фондның клиент хезмәтендә.
Югары беркетелгән түләү картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алган эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга гариза буенча билгеләнә.
Өстәмә түләү билгеләү өчен гаризаны "дәүләт хезмәтләре" порталы яки Россия Социаль фондының клиент хезмәте аша бирергә мөмкин.
Академик ялда булган студентларның пенсионер әти-әниләре дә иминият пенсиясенең беркетелгән күләмен арттыру хокукына ия. Шул ук вакытта студент читтән торып, кичке яки дистанцион уку формасына күчерелгән яки хәрби хезмәткә чакырылган очракта иминият пенсиясенең арттырылган күләмен түләү туктатыла.