Үлгән туганнарның пенсия тупланмалары

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

2023 елда Менделеевск районында яшәүче 20 кеше үлгән туганнарының 428 770 сумга пенсия тупланмаларын алды.

Түләүнең максималь күләме 110 мең сум тәшкил итте, дип хәбәр итә Менделеевск районында Россия Социаль фондының клиентлар хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, пенсия тупланмалары хокук варисларына, әгәр граждан аңа тупланма пенсия билгеләнгәнче яки пенсия тупланмалары акчаларыннан бер тапкыр түләнгәнче үлсә, түләнә.

.Искәрмә булып тупланмалар дәүләт пенсияләрен финанслау программасы кысаларында формалаштырылган очраклар тора. Мондый акчалар пенсия билгеләү фактына карамастан түләнә.

Мәрхүм гражданның хокукый варисы булып аның пенсия тупланмалары акчаларын бүлү турындагы гаризасында күрсәтелгән затлар, гариза булмаганда якын туганнар (беренче һәм икенче чират) тора.

Беренче чираттагы варислар арасында ир белән хатын, балалар һәм ата-аналар бар. Әгәр андыйлар булмаса яки алар түләүдән баш тартса, түләүгә икенче чиратның варисы - абыйлары, апалары, бабайлары, вниләре, оныклары дәгъва итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International