Ана капиталы белән ата-аналар баланы теләсә кайсы белем бирү оешмаларында укыту өчен түли ала, дип искә төшерә Менделеевск районындагы социаль Фонд.
Өстәвенә, балалар бакчасыннан университетка кадәр, озайтылган көн төркемнәре, репетиторда дәресләр, иҗади түгәрәкләр һәм спорт секцияләре, чит тел һәм автомәктәп курслары, һәм уку вакытына тулай торак өчен түләргә мөмкин
Төп шарт - оешманың яки шәхси эшкуарның белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булу.
Бу - торак шартлары яхшыртылганнан соң, ана капиталының популярлыгы буенча икенче юнәлеш.
ТР буенча Россия Социаль фонды бүлеге югары уку йортлары, урта һөнәри белем бирү оешмалары һәм балалар бакчалары белән килешү төзеде. Килешүләр ярдәмендә баланы укыту турындагы бөтен мәгълүмат уку йорты тарафыннан социаль фонд таләбе буенча мөрәҗәгать итүче катнашыннан башка бирелә.