25 сентябрьдә «Батыр» спорт мәктәбендә укытучылар көненә багышланган бокс буенча турнир узды.
Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән: Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакайдан спортчылар катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар 8 алтын һәм 6 көмеш медаль яулады, ә күчмә кубокны Яр Чаллы шәһәреннән укучылар алды.