10 нчы «Миләшкәй» балалар бакчасында "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова, ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм 4 нче мәктәпнең яшь хәрәкәт инспекторлары отряды белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ел саен үткәрелә торган "Имин күчү" акциясе узды.
Акциянең максаты: җәяүлеләрне рөхсәт ителгән урыннарда һәм җәяүлеләр кичүендә генә йөрүнең мөһимлегенә ә кагыйдәләрне санга сукмау авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлегенә ышандыру,.
Акция алдыннан "Миләшкәй" тәрбияләнүчеләре "Маша һәм Аю" мультфильмы мотивлары буенча театр сәхнәсе әзерләгәннәр иде. Шулай ук балалар "САКЛА" мәгариф порталыннан кыска метражлы мультфильм карадылар.
Мәлика Ибраһим кызы балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренең мөһимлеге һәм үтәлеше турында искәртте, юлны ничек дөрес итеп җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына кичү турында сөйләде