Бүген сертификат алырга социаль фондка шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Баланың әнисе аны электрон рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетына ала. Документ ата-анага бала туу турында таныклык бирелгәннән соң берничә көн узгач җибәреләчәк.
Ана капиталы күләме даими рәвештә индексацияләнә. Хәзер беренче баласы 2020 елдан соң туган гаиләләр өчен ана капиталы 586946 сум тәшкил итә. Шул ук сумма 2020 елга кадәр туган ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә тиешле, әгәр элек ана капиталына өченче, дүртенче һәм аннан соңгы балаларга хокук барлыкка килмәгән булса.. 2020 елдан икенче баласы туган гаиләләр өчен ана капиталы өстәмә рәвештә арта һәм 775628 сум тәшкил итә.