Әлфия Когогина: Россиянең яңа төбәкләрен сәнәгать интеграциясенә юнәлдерелгән карарлар кабул итүне дәвам итәбез

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә дәүләт ярдәме чараларын кулланып индустриаль (сәнәгать) парклар, сәнәгать технопарклары һәм сәнәгать кластерлары булдыру һәм үстерү мөмкинлеген тәэмин итү турында закон проектын кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатты: «Илнең яңа төбәкләрен социаль-икътисадый интеграцияләү эшен дәвам итеп, без Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең сәнәгать үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән инициатива кабул иттек. Яңа төбәкләр сәнәгать парклары булдыру, яңа җитештерүләр төзү, күчеш чоры үзенчәлекләрен исәпкә алып, гражданнарның эш урыннарын һәм керемнәрен тәэмин итү мөмкинлеге алачак.

2028 елның 1 гыйнварына кадәр яңа төбәкләр территорияләрендә «Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында» Федераль закон нигезләмәсен кулланмаска тәкъдим ителә. Ул сәнәгать өлкәсендә эшчәнлекне стимуллаштыру чараларын индустриаль (сәнәгать) паркының, сәнәгать технопаркының идарәче компанияләренә һәм әлеге парклар составындагы сәнәгать инфраструктурасы объектларын кулланучы сәнәгать өлкәсендә эшчәнлек субъектларына куллану шартларын, шулай ук сәнәгать инфраструктурасын булдыру һәм үстерү тәртибен күздә тота.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына күрсәтелгән территорияләрдә урнашкан индустриаль (сәнәгать) паркларга таләпләрне раслау, шулай ук аларның әлеге таләпләргә туры килүен раслау тәртибе буенча вәкаләтләр беркетелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International