Дәүләт Думасы беренче укылышта гражданнарны төбәк һәм җирле грантлар, ярышларда, конкурсларда, башка чараларда катнашу нәтиҗәләре буенча премияләрдән яки призлардан физик затлар керемнәренә салымнан азат итү турындагы закон проектын кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатты: «Социаль әһәмиятле грант проектларын гамәлгә ашыруга бюджетлардан бүлеп бирелә торган барлык акчалар, территорияләрне үстерү һәм төзекләндерү, яшьләрне һөнәри юнәлеш бирү яки өлкән яшьтәге гражданнарга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү булса да, шушы максатларда кулланылырга тиеш дип саныйм. Бүген без кабул иткән закон чыгару инициативасы мондый грантлар һәм премияләрдән физик затлар керемнәренә салымнар түләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә, бу үз шәһәрләрен һәм авылларын үстерүдә актив катнашкан гражданнарның инициативасын өстәмә рәвештә хупларга мөмкинлек бирәчәк.
Закон проекты белән РФ субъектының дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы яисә җирле үзидарәнең вәкиллекле органы карары белән расланган ярышларда, конкурсларда, башка чараларда катнашу нәтиҗәләре буенча грантлар, премияләр, бүләкләр рәвешендә төбәк һәм җирле керемнәр алучы физик затларны физик затлар керемнәренә салымнар түләүдән азат итәргә тәкъдим ителә.