Россия бөтен планета яшьләре өчен ишекләрен ача!

2023 елның 6 октябре, җомга

Күп кенә илләрдән актив һәм талантлы кешеләр  2024 елның төп яшьләр вакыйгасында #ВФМ2024  катнашырга карар иттеләр инде.

Мөһим һәм берләштерүче, гаҗәеп һәм онытылмаслык! 1 марттан 7 мартка кадәр «Сириус»Федераль территориясендә узачак Бөтендөнья яшьләр фестивале нәкъ шундый булачак. 20 000 катнашучыга безнең гомуми киләчәгебезне яхшырту өчен дөньякүләм проблемаларга җавап бирергә туры киләчәк! Мәдәният һәм традиция үзенчәлекләре бөтен дөнья яшьләренә бер телдә – дуслык телендә сөйләшергә комачауламаячак. Мондый масштабтагы чарада беренче тапкыр 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр генә түгел, 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр дә катнашачак. Хәзер үк гариза бирергә кирәк, чөнки фестивальдә катнашучыларны теркәү инде бара: https://vk.cc/cqaHLR #VFM-24-Tatarstan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International