Укытучылар көнендә Менделеевскида "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" халык танылуы конкурсы башланды

2023 елның 6 октябре, җомга

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән Менделеевск районында "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" халык танылуы конкурсы башланды.

«Укытучылар көнен бәйрәм итүнең бу истәлекле көнендә мин "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" халык танылуының чираттагы конкурсы башлануы турында игълан итәргә телим. Менделеевлыларга  минем инициативага актив яклаганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм», - дип мөрәҗәгать итте Әлфия Когогина район халкына.

Проект инде җиденче ел рәттән район газетасы «Менделеевск яңалыклары»ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Беренче этап барышында менделеевлылар иң яхшы, алар фикеренчә, сыйныф җитәкчесе исеменә кандидатлар тәкъдим итәләр, мәктәп еллары турында иң җылы хатирәләре белән уртаклашалар, укытучыларына ярдәм итү өчен фотолар урнаштыралар. Киләсе этапка тавыш бирү күп санлы укучылар һәм аларның ата-аналары тәкъдим иткән иң яхшы сыйныф җитәкчеләре уза. Җиңүчегә Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты һәм 35 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак.

Узган ел конкурсның җиңүчесе – Менделеевск шәһәре 1 нче гимназиясенең сыйныф җитәкчесе Анна Семеновна Назарова булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International