24-25 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә балалар һәм яшьләр иҗат сараенда егетләр арасында ирекле көрәш буенча ачык төбәкара турнир узды, анда Батыр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Турнирда 150 яшь көрәшче катнашты. 1 урынны Лобанов Арсений алды, ул яшь егетләр арасында яхшы көрәш күрсәтте һәм барлык көндәшләрен җиңде. 1 урынны өлкән яшьтәге егетләр арасында ышанычлы җиңүләр яулап, Корбанов Тимур алды. Турнирның җиңүчесе булып өлкән егетләр арасында Муллахметов Дамир танылды, ул финалда үзеннән 2 яшькә олырак көндәшен җиңде. 2 урынны финалда тәҗрибәлерәк көрәшчегә оттырып, Кандалин Линар алды. 3 урынны яхшы көрәш күрсәтеп, Толстогузов Филипп алды.