Бөтенроссия әниләр көне кысаларында, «Форпост" үзәгендә әни белән бергә парлы йога буенча осталык дәресе узды 25 ноябрьдә яшьләр белән эшләү буенча белгеч – Рылова Ольга Александровна һәм үзәк активистлары – Никитин Роман, Гайнетдинова Амалия һәм Токарева Арина парлы йога бәйрәм практикасын үткәрделәр. Практика уен формасында узды, аның барышында балалар әниләре белән бергә Йоголандия иленә эләктеләр. «Форпост» үзәге тәрбияләнүчеләре Амалия һәм Арина бию күнегүләре үткәрделәр, әниләрне һәм балаларны уртак уеннар аша бердәмлек атмосферасына чумдырдылар.