Татарстан Росреестры яңа төзелешләрдә күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Консультациягә шалтыратучыларны нинди сораулар кызыксындырган һәм аларга җаваплар безнең традицион "Сез сорадыгыз без җавап бирәбез" рубрикасында.
Төзүчедән кабул итү-тапшыру акты имзаладым һәм алдым, әмма дәүләт хезмәтләрендә минем фатирга милек турында мәгълүмат күрсәтелми? Нәрсә эшләргә?
-Дәүләт хезмәтләрендә милек хокукы турында тиешле мәгълүмат барлыкка килсен өчен, кабул итү-тапшыру актын кушып, Татарстан Росреестрына дәүләт теркәве турында гариза бирергә кирәк. Бу Росреестр сайтындагы шәхси кабинет ярдәмендә күпфункцияле үзәк аша яки онлайн режимда эшләнергә мөмкин. Сезнең документларны төзүче үзе дә тапшыра ала. Шул ук вакытта төзүче исеменә ышаныч кәгазе рәсмиләштерү кирәкми. Закон ачыктан-ачык шуны күрсәтә: мондый гариза бирү өчен ышаныч кәгазе кирәк түгел. Теркәлү өчен дәүләт пошлинасы күләме 2000 сум тәшкил итәчәк.
Фатирны электрон рәвештә өлешләп катнашу килешүе нигезендә теркәргә җыенам. Электрон килешүгә махсус таләпләр бармы?
- Электрон рәвештә өлешләп катнашу килешүе аерым таләпләргә туры килергә тиеш: ул текст PDF/A-документ форматында бер электрон документ рәвешендә рәсмиләштерелә һәм XML-документ рәвешендә килешү якларының көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзалана.