Медицина күрсәтмәләре буенча автомобиль кирәк булган гражданнар (бу медицина -социаль экспертиза белән билгеләнә) яки аларның вәкилләре ОСАГО полисы бәясенең 50% кире кайтарырга хокуклы. Әгәр хезмәт күрсәтү өчен җаваплы барлык оешмалар кирәкле мәгълүматны инвалидларның Федераль реестрына һәм бердәм дәүләт социаль тәэмин итү системасына җибәргән булса, компенсация автомат рәвештә бирелә. Компенсацияне гариза нигезендә дә алырга мөмкин